Аннан һәрвакыт энергия ташып тора. Бу кеше белән аралашканнан соң, пессимистның да рухы берникадәр күтәрелеш кичерәдер.
Ә җырлары үзләре генә ни тора! Чып-чын аффирмация текстлары дияр идем мин. Әйе-әйе, сүз автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев турында.
– Илгиз, синең белән әңгәмәләр инде санап бетергесез күп. Ә менә җыр текстларына салган мәгънәң турында беркайда да сөйләмисең. Әллә бу серме?
– Җырларымны иң беренче чиратта үзем өчен язам. Күп кенә трекларны башкалар ишетми кала. Алар язылган, ләкин киң тамашачы хозурына чыгарга әле вакыт җитмәгәндер бәлки. Иҗатыма салынган кайбер хисләрем белән бүлешәсем килми: бөтен нәрсәне сөйләп бетереп булмый. Интрига да кирәк. Һәрбер җырымда диярлек яшерен мәгънә бар.
– Музыка дөньясының кайсы ягы ошый?
– О, миңа студиядә җыр иҗат итү процессы сәхнәгә чыгып җырлаганга караганда күбрәк ошый. Әлбәттә, сәхнәдә чыгыш ясауның күңелгә ятмавы мөмкин түгел! Миңа тамашачының шигырь мәгънәсен аңлаганын күрү, кушылып җырлаулары аеруча энергия бирә. Без барыбыз да кешеләр: минем дә чыгыш ясар алдыннан арыган чакларым була. Сәхнәгә чыгып кешеләрнең елмаюын, биегәнен күргәннән соң, бу халәттән эз дә калмый. Мин тамашачыга карап кызам, алар – миңа карап. Менә шушы мизгелдә энергия белән алмашу процессы җанга рәхәтлек китерә.
Музыка өлкәсенә икейөзлелек ошамый. Кайвакыт музыкант башка берәүнең хезмәте нигезендә үзен күрсәтергә тели. Биредә примитив ритм, җырларда 2 мең кат әйтелгән шигырь юллары урын алып тора. «Бу кешегә иҗадилык җитми»,- дип уйлап куям. Музыкант, артист, миңа калса, иң беренче чиратта ихлас булырга тиеш. Кемдер гитарага пышылдап та күңел түрләренә үтеп керә ала, ә матур куелган тавышлы зат чыгышыннан соң тәэсир калмаска да мөмкин.
– Карьераңда катлаулы тәҗрибә белән күзгә-күз очрашырга туры килгәне булдымы?
– Авыр этап дисеңме, хммм (уйланып куйды)... Минем баш мие күп уйларга яратмый. Күп фикерләсәм, шунда «батып» калам. Проект үзеннән-үзе килеп чыкмаска мөмкин: монда беркемнең дә гаебе юк. Мин бу очракта депрессиягә бирелеп, бөтен дөньяга ачу саклап утырмыйм. Студиямә барып эшне, үземчә итеп, җиренә җиткерәм.
– Музыкаң белән нәрсә әйтергә телисең?
– Җырларыма үзем ишетергә теләгән фикерләрне кертәм. Максат – кешегә ярдәм итү, мотивация бирү теләге. Иртән торгач, үзеңне кыздырырга, көнгә «көйләргә» кирәк һәм бу мизгелдә тыңлаган җырлар зур көчкә ия.
– Аффирмацияләр булып чыга түгелме соң?!
– Шәп сүз әйттең! Әйдә шулай булсын. Аффирмация.
– Сине нәрсә илһамландыра?
– Хыял! Хәтта чынга ашмаслык хыяллар да күзләремне «яндыра», алга таба атларга җиңеллек, рәхәтлек бирә.
– Илгиз, син һәрвакытта да шундый шатмы? Моңсуланган чакларың бармы?
– Минем күңелдә гел музыка уйный. Табигатем белән тыныч кеше. Авыр чагымда да башкаларга күрсәтмим, әйтмим. Бәлки җыр язу өчен бу хискә чумып, моңсуланып алырга кирәктер дә (чамасын белеп кенә!)
Илгиз Шәйхразиевнең киенү стиле белән ИДЕЛнең июнь санында танышыгыз.
фото: Фирүзә Вәлиева