Ильяс Фәрхуллин – музыкант-мультиинструменталист, шагыйрь, педагог, халыкара һәм милли конкурслар лауреаты.
Татар китабы йортында курай моңы агыла. Кайчан килеп кермә, Ильяс биредә. Йорт иясе кебек. Бик сөйкемле һәм музыкаль йорт иясе. Алар Айдар Абдрахимов белән төрле урыннарда музыка турында лекция укыйлар. Лекциянең иң күңелле өлеше азактан, үзләре белән алып килгән барлык музыка коралларында уйнап карау мөмкинлеге бирелгәч башлана. Кемдер думбра чиртә, кемдер кубыз тарта, кемдер дөңгер кага. Егетләр боларның барысында да уйный белә.
Мин курайга тотынам. Ильяс елмаеп күзәтә. Өрә торгач, баш әйләнә башлый. Ильяс курайны дөрес итеп тотарга һәм өрергә өйрәтә. Укытучы буларак ул бөтенләй башка кешегә әйләнә: җитди һәм хәтта кырыс. Әлбәттә, 5 минут эчендә көпшә курайда уйнарга өйрәнеп булмый, ләкин Ильяс кебек остазым булса, бик тиз өйрәнер идем кебек
Ильяс Теләченең Иске Җөри авылы егете.
«Мин кечкенә чакта күрше-тирә әби-бабайлар капка төбенә гармун тотып кояш баешын озатырга чыгалар иде. Шул урамда үскән егет мин. Җырга, музыка коралларына кызыксынуым шунда барлыкка килгәндер».
Башта Ильяс Теләчедәге музыка мәктәбенә йөри, аннан 15 яшендә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Ул баянда, гармунда, тальянда, сыбызгылы курайда, нугай курайда, көпшә курайда, фортепианода һәм тагын бик күп төрле уен коралларында уйный ала. Алмаз Әсхәдулла җитәкчелегендәге «Алпар» төркеме белән байтак җир узып, дөньяны урап кайта. Казахстан, Мисыр, Үзбәкстан, Төркия, Кыргызстан һ.б. илләрдә музыка уйный һәм дәресләр бирә.
Turk ethno-folk school мәктәбен ача. Аның мәктәбендә төрки илләрдән һәм Ауропа илләрендә яшәүчеләр белем ала. Шәхсән мин Ильясны шагыйрь буларак та беләм. Миңа калса, ул гел мәхәббәт турында яза. Стиле XIX гасырда сөйгәннәрнең хат алышуын хәтерләтә. Ильяс үзе дә шул дәвер кешесе булырга хыяллана. «Ул вакыт мәдәниятнең, әдәбиятның иң югары ноктага җиткән чоры булган сыман. Әгәр вакыт машинам булса, шунда күчеп китәр идем», – ди ул.
Без озак кына шигырьнең ничек язылуы турында сөйләштек. Ильяс өчен шигырь язу тамчылап касәгә су салу кебек икән. Хисләр тулып касә кырыеннан ага башладымы, көт тә тор, яңа шигырь пәйда булачак.
Музыка белән шигырь кавышкан җирдә, җыр туарга тиеш. Ильясның артык күп булмаса да, җырлары бар. Аларны Илдар Хәкимов, Алсу Вәлиуллина, Назир Сабиров башкара.
Ильяс композитор Миләүшә Хәйруллинаның иҗатын үз итә. Аны республикабызның гениаль композиторы дип саный һәм хезмәттәшлек итәргә тырыша. Без Ильяс белән еш кына төрле бәйге, укуларда очрашабыз, шуларның берсе – байтак яңа яңгырашлы җырлар тууга сәбәп булган TAT CULT LAB. Ильясның бу проекст кысаларында да иҗат иткән җырлары бар.
«Айдар Шәйхин миннән шигырьләреңне бастырасыңмы дип сорады. Мин: «Бастырырлыгы булса, бастырырмын», – дип җавап бирдем. Айдар аларны билгеле бер шагыйрәгә күрсәтеп карарга тәкъдим итте. Аңа бер кочак кәгазь алып бардым. 400ләп шигырь булгандыр анда, шулар арасында 30-40лабы гына калды.»
Күпчелек шигырьләре «гениаль» чутыннан төшеп калуына карамастан, Ильясның кәефе төшмәгән, киресенчә, ул илһамланган, күбрәк язарга стимул барлыкка килгән.
«Шигырь яза башлавымның сәбәбе – тотлыгу», – ди Ильяс. Ул кайбер озын һәм катлаулы сүзләрне әйтә алмый. Көллияттәге укытучысы аңа: «Сүзеңне әйтеп җиткерә алмасаң, язып җиткер», – дигән. Шулай ул башта төрле язмалар, аннан шигырьләр яза башлаган. Сөйләмдәге катлаулы сүзләрне уңайлырак синонимнарга алыштырып сөйләшергә өйрәнгән. Шуңа күрә егетнең тотлыгуы бөтенләй сизелми, аның каравы, сөйләме саф һәм камил яңгырый. Аның янәшәсендә, ирексездән, син дә «чистарак» сөйләшергә тырышасың.
Ильясның телгә, үз милләтенә булган мәхәббәте бала чактан сеңдерелсә, шигырь язуга һәм гомумән әдәбиятка мәхәббәте соңлап кына туган.
«Мәктәптә укыганда әдәбиятны һич яратмадым. Ә менә көллияттә минем яраткан сабагым әдәбият булды. Укытучыбыз Рәисә Ивановна барысын да шулай кызык итеп сөйли белә иде. Аның аша рус әдәбияты белән таныштым, соңыннан үзебезнеке дә кызык булып китте.
Бер-ике ел элек Рәдиф Гаташның 3 томлыгын алдым. Анда әдипнең яза башлаган вакытыннан алып соңгы шигырьләренә кадәр җыелган. Ачып караган идем, аңламадым. Мондый шигырь буламыни инде дидем. Бераз вакыттан яңадан алып карадым – гениаль булып тоелды. Шигырь укырга да әзерлек кирәк икән».
Ильяс фикеренчә ошамаган китапларны гына түгел, ошаганнарын да кат-кат укырга кирәк: «Әйбәт китапны укыган саен үзеңә яңалык табасың. Китапны бер укып кына «сыгып» бетереп булмый».
«Йөрәгемнең иң-иң түрендә»
Сиздеңме икән? Белмим. Бүген янә
Синең сурәтең белән сөйләштем.
Үзеңә әйтергә кыймаган сүзләрне,
Аңлата алмый йөргән чын ихлас хисләрне
Сурәтеңә гүя җиткердем:
– Уйлыйсыңмы? Белмим.
Ә мин бүтәннәрне Уема да кертә алмыймын.
Синнән кала башка затлар өчен
Анда урын юк дип саныймын.
Сагынасыңмы? Белмим.
Ә мин сине Һәрдаим, һәр мизгел сагынам.
Озаграк вакыт синсезлекне тойсам,
Бер канатсыз очкан кош сыман…
2022, март
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев