Музыка белән стильне кушсаң нәрсә килеп чыга?
Барабанчылар ничек киенә? Героебыз – GAUGA татар рок-төркеме барабанчысы, музыкант Искәндәр Хәбибуллин.
14 яшьтә телевизордан «Slipknot» металл-төркеме чыгышын карадым. Чып-чын рокерлар, маскалардан. Барабанчының уйнаганын якыннан күрсәткәч, бу һөнәргә бик кызыктым. Нәтиҗәдә, үзлектән барабанда уйнарга өйрәндем.
Әтием – композитор, баянчы Инсаф Хәбибуллин. Ул җитмештән артык популяр җырның көй авторы («Сандугач керде күңелгә», «Бер егет гармун сайлый» һ.б.) Музыкага мәхәббәт әтиемнән күчкәндер.
Белемем буенча мин — дизайнер-архитектор (КГАСУ). Соңрак, үземә хәрәкәт, гастрольләр җитмәвен аңлап, тулысынча музыкага күчтем. Барабанда уйнарга теләүчеләргә шәхси дәресләр бирәм.
Стилем ел саен үзгәрә. Моңарчы булган стилемне искә төшергәч, елмаеп куям.
Хәзерге этапта иркен, тәнгә рәхәт киемнәрне сайлыйм. Минем стиль ул – инь-янь: киемнәрем караңгы һәм яктыга бүленә. Иң яраткан төсләрем – кара, кызыл, ак. Алар авангард, агрессив төсләр, минем барабанчы рухыма аеруча туры килә. Винтаж әйберләрне аеруча үз итәм. Гардеробымда 80 нче еллар олимпийкалары күп. Беркайчан да халәтемә карап киенмим. Иртән кулга нәрсә туры килә, шуны киеп тә чыгып китә алам. Гардеробымда секонд-хендлардан киемнәр урын алып тора. Бизәнү әйберләрен кулланмыйм, алар артык йөк кебек.
СТИЛЕН КҮЗӘТӘБЕЗ:
1 ОБРАЗ
Күлмәк – җәй киярмен дип күптән түгел генә сатып алдым.
Чалбар – үтүк белән көйдергәч, ике стикер тегеп куйдым.
Кроссовки – көндәлек кия торган аяк киеме.
Майка – әни биреп җибәрде.
2 ОБРАЗ
Күзлек – образ өчен генә киям.
Беретка – күптән түгел генә алдым, бик стильле күренә.
Тренч – секонд-хендтан, яз-көз кияргә яратам.
Подтяшкалар – минем өчен каешка караганда уңайлырак.
Водолозка – йөгергәндә кияргә уңайлы. Концерт образына да килеште.
Чалбар – шулай ук секонд-хендтан, концерт образына махсус алдым.
Ботинкалар – секонд-хендтан, концерт образына махсус алдым.
Оекбашлар – бүләк. Мопс төшерелгән булуы юкка түгел, Лия исемле этем бар.
фото: Фирүзә Вәлиева