Рубрикабызның бүгенге кунагы – «ОММАЖ» төркеме солисты Динүс Ягъфаров.
*«ОММАЖ» – 2019 елда Әлмәттә оешкан татар музыка төркеме. Күпләргә алар «Маем», «Татар кызы» (Илгиз Шәйхразиев белән дуэт) җырлары аша таныш. Төркемнең максаты – тарихта эз калдыру һәм татар музыкасына яңалык кертү. Җырларында еш кына социаль проблемаларны күтәрәләр. Сүз уңаеннан, «оммаж» (француз теленнән) «охшатып ясау, хөрмәт күрсәтеп искә алу» дигәнне аңлата.
Миңа 31 яшь, тумышым белән Оренбург өлкәсеннән. Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамладым. Шунысы кызык: мин бер генә көн дә һөнәрем буенча эшләмәдем. Хәзерге вакытта банкта хезмәт куям, ә барлык буш вакытымны музыкага багышлыйм.
Мәктәп елларында баян сыйныфына йөрдем, профессиональ музыкаль белемем юк. Мин социаль челтәрләрдә бөтенләй юк диярлек. Мәгълүмати кырда озаграк тоткарлансам, бу минем теңкәмә тия башлый. Социаль челтәрдәге битләремне бетереп, соңрак яңаларын ачам.
2017 елда миңа күптәнге танышым Михаил Гордеев (төркемне булдыручы, гитарист) җырлар иҗат итү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, инглиз телендә җырлар язып, институтта үзебезне күрсәтергә дә өлгердек. 2 елдан соң музыка темасына кабат әйләнеп кайттык. Безнең алда татар телендә җырлар башкару максаты тора иде. Шулай итеп, 2019 елның маенда «ОММАЖ» татар синти-поп төркеме музыка дөньясына аваз салды. Тәүге җырыбыз – «Ай ли».
Музыка ул – яшәү рәвеше. Бер генә булса да тыңлаучың бар икән, димәк син дәвам итәргә тиеш. Һәрвакыт музыка тыңлыйм. Тынычлыкны яратмыйм.
Мин кешеләр белән уртак тел таба алам һәм конфликтларны яратмыйм. Еш кына үзем беренче булып гафу үтенәм. Начар ситуацияләр турында озак уйламыйм, игътибарымны башка өлкәгә күчерәм.
Әдәби әсәрләрдән илһам алам. Эмиль Золяның «Западня» романын яратып укыйм. Күргән төшләрем дә кайчак кызыклы идеяләргә этәрә.
Миңа стиль өлкәсе бик ошый. Киләчәктә зәвыклы кибеттә стилист булып эшләү теләге дә бар. Әле дә үз стилемне эзлим.
Хәзерге вакытта күлмәкләр белән мавыгам: матур һәм уңайлы. Кара төстән китеп, ачык төстәге киемнәр алырга тырышам. Гардеробта яшел, зәңгәр төсмерләр шактый урын алып тора. Мин секонд-хендларны яратам: биредә үзенчәлекле образ тудырырга мөмкин.
Кешегә ошарга теләсәм, чуар, истә калырлык итеп киенәм. Кәефем булмаса, кеше күзенә ташланмас өчен, караңгы төсләрне сайлыйм.
КИЕНҮ СТИЛЕН КҮЗӘТӘБЕЗ:
1 образ.
Күлмәк – Белоруссиягә сәяхәт истәлеге. Дус кызым сайлашты.
Күзлек – Кытай интернет-кибетеннән бер ай элек кенә алдым.
Чалбар – уңайлы, образлар тудырыр өчен шәп вариант.
Ботинкалар – концертка да, көндәлеккә дә киям.
2 образ.
Эшләпә – маркетплейстан.
Пәлтә – бабамныкы.
Водолазка – масс-маркеттан.
Чалбар – көндәлек тормышта да киям.
фотолар: Фирүзә Вәлиева