«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Райнур Хәсәнов: «Татар телен цифрлы дөньяда үстерү – минем төп максат»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов белән якыннан танышыйк!

Дөресен әйткәндә , рәис вазифасына сайлангач та (Бөтендөнья татар яшьләре форумының 75 кешелек Советы тарафыннан сайлана), иркенләп бер сөйләшәсе килә иде инде үзе белән…

– Мин Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә тудым. 2013 елда гаиләбез белән Казанга күченеп килдек. Без күп балалы гаилә – 4 ул үстек. 9-11 сыйныфта укыганда татар теле белән бәйле төрле проектларда катнаштым. Мәсәлән, 9 сыйныфта укытучым Рашат Якупов белән «Җиһан» проектын башлап җибәрдек. Әлеге проект рус-инглиз телләрендәге мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп, интернет-платформага урнаштыру – татар телендә позитив мәгълүмат бирүдән гыйбарәт иде. Шулай итеп татар темасы белән кызыксынуым башланып китте.

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында кайчан һәм ничек белдең?

– Форум турында 2015 елда белдем. 11 сыйныфтан соң КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтына укырга кердем. Беренче курста укыганда Jadidfest чарасында волонтер буларак катнаштым. 2019 елда «Ачык университет» проекты турында ишеттем. Тарихка багышланган курска килгәч, проектның оештыручысы Айрат Фәйзрахманов белән сөйләшеп киттек һәм ул «Ачык университет» сайтын эшләргә уйлаганнарын әйтте. Бу идея белән үзем дә кабынып китеп, төркемдәшләремә тәкъдим иттем дә, үзебез күзаллаган сайт макетын төзедек. Алга таба инде мин аның хакында оештыручыларга сөйләдем – алар да ошатып кабул итте. 2019 елда Форумның киңәйтелгән утырышында «Ачык университет» сайты каралды һәм ул univer.tatar буларак бөтен дөньяга таралды.

– Райнур, син форумга волонтер булып килгәндәге шәһәр мохите белән хәзергесе аерыламы? Яшьләр тормышы шушы еллар эчендә үзгәреш кичердеме?

– Беләсеңме, мин Башкортстанда яшәгәндә Казанда татарча күбрәк сөйләшәләр дип уйлый идем. Әмма күченгәч, бу күренешнең минем хыялымнан бераз аерылуын күрдем. Хәзер инде башка тенденция күзәтәм: төрле милли брендлар, проектлар, матбугат чаралары күбәйде кебек. Атна саен татарча чаралар үтә. Кыскасы, 10 ел эчендә татар телле мохит киңәйде сыман. Инфраструктура буенча да яшьләр өчен төрле мәйданчыклар барлыкка килде. Мәсәлән, без Казанда Черек күл янында яшәдек, элек анда матур түгел иде, ә хәзер искиткеч хозурлык – шунда ук даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә.

Тел активистлары да күбәйде дип әйтә алам. Ләкин, телнең киң җәмәгатьчелек арасында ни дәрәҗәдә таралганын социологик эзләнүләр генә җавап бирә ала дип уйлыйм. Гомумән алганда, татар мохитен булдыру өчен, безгә милли мәгариф системасын тулысынча кулланырга кирәк дигән фикердә без.

– Сиңа 24 яшь, ә үзең инде Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәклисең. Бу вазифада булырга хыяллана идеңме, әллә инде ул синең өчен көтелмәгән булдымы?

– Дөресен әйткәндә, көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Миңа кадәрге рәис Ленария Мөслимова: «Сиңа әзерләнергә кирәк, рәис итеп сине күрәбез», – дия иде. Шулай итеп, Ленариянең китүе билгеле булгач, 2023 нче елда Совет әгъзалары рәис итеп мине сайладылар. Яшемә килгәндә, тарихка күз салыгыз, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Галимҗан Шәрәф, Мирсәет Солтангалиев кебек шәхесләр безнең яшьтә милли һәм сәяси яктан бик көчле булганнар һәм күп эшләр башкарганнар. Шуңа күрә 20- 25 яшьлекләр әзерлексез дип фикер йөртү дөрес булмас дип уйлыйм. Нәкъ безнең буын вәкилләре милли проектларга алынырга, актив рәвештә әйдәп барырга әзер. Яшьләр арасында актив, милли лидер була алырдайлар күп, аларны күреп үстерергә һәм уңай шартлар тудырырга кирәк. Татар яшьләре форумы командасы шуның өстендә эшли.

– Әлеге вазифада нинди кыенлыкларга очрадың?

– Проектларны төрле кешеләр белән, төрле фикерләр белән эшләргә туры килсә дә, мин үзем ачык кеше, ягъни конфликтка бара торган түгел. Эшкә килгәндә, кәгазь эше бихисап һәм ул энергияне дә күп ала: иҗатка багышларга мөмкин булган вакыт документ эшенә китә. Ә читтән эш күләме алай күренми ул.

– Син яшьләр арасында перспективалы җитәкчеләрнең берсе булып саналасың. Эшеңдә нинди принципларга таянасың?

– Принциплар бар, алар күбрәк дин белән бәйле. Шуларның берсе – бөтен нәрсә хәләл булырга тиеш. Максималь дәрәҗәдә. Ризык турында гына түгел, гомумән, яшәү рәвеше турында әйтәм. Мәсәлән, айти өлкәдәге кайбер клиентлар «рассрочка» сорарга мөмкин, әмма аның хәләл булмаганын белгән хәлдә, без кабул итмәскә мәҗбүр. Иҗтимагый эшчәнлеккә караган барлык чараларда да хәрәмнән баш тартабыз. Икенче принцип – гадел булу. Һәм инде өченчесе – кешеләрнең потенциалын күреп, аларга үсәргә ярдәм итәргә тырышу. Кемнедер нинди дә булса юнәлештә үстергәндә, үзең дә аның белән бергә үсәсең. Мин яшьләрдә потенциал күрсәм, шундук командага чакырам. Иҗтимагый оешма буларак, без волонтерларга акча түләмибез, миңа да түләмиләр иде. Бу хәрәкәт бигрәк тә шәхси үсеш, тәҗрибә өчен кирәк.

– Сезнең командада ничә кеше эшли?

– Команда әле дә туплана. Бөтендөнья татар конгрессы – безнең төп партнер. Командада минем белән бергә 5 кеше офиста утырып эшли, калган активистлар иҗтимагый хәрәкәттә: безнең барлык проектларда катнашучыларны санасак, 60 кешегә җыела. Активистлар кемдер килә, кемдер китә (үсә). «Җанлы» хәрәкәт. Яңа йөзләргә һәм тәкъдимнәргә без һәрвакытта да ачык.

– Синең айти өлкәсе вәкиле булуың да эшчәнлегеңә «плюс» булып тора кебек.

– Без цифрлы дөньяда яшибез, соңгы елларда Ясалма Фәһем популярлашты. Бу өлкәгә аерым игътибар бирәбез, онлайн проектларга басым ясыйбыз. Мәсәлән, хәзерге вакытта «Таптым» дип аталган танышулар кушымтасын эшлибез. Билгеле, танышу сайтлары бар, әмма без заманча дизайнлы, яшьләргә уңайлы форматта ясарга булдык. Бик тиздән кулланырга мөмкин булачак.

– Ясалма Фәһем проекты турында да сөйлә әле! Кемнәр ул – «нейротатарлар»?

– Безнең 20 кешедән торган «нейротатарлар» дигән төркем бар. Без алар белән татар телендә монокорпус җыябыз. Игътибар иткәнең бардыр, ChatGPTның соңгы версияләре татарча да яхшы җавап бирә башлады. Ләкин татар темасы буенча соравың бар икән, интернетта мәгълүмат аз булуын аңлыйсың. Без татарча текстлы материаллар җыябыз. Әлегә 200 миллион сүз җыйдык, аны 700 миллионлык монокорпус итәргә тырышабыз.

– Нәрсә ул монокорпус? Ул нинди принцип буенча эшли?

– Гади итеп аңлатып карыйм: баш мие эшли башласын өчен китаплар укырга, белем алырга кирәк, шулай бит? Монокорпус ул – шул китаплар, баш мие – модель һәм алар төрле була. Кайбер компанияләр, икенче программистлар эшкәртсеннәр өчен үзләренең модельләрен ачык иттереп куялар. Без шул ачык модельләрне үзебезнең җыелган монокорпус белән кушабыз һәм аны татар теленә өйрәтәбез. Бер монокорпусны җыеп, төрле продуктлар эшли алабыз.

Монокорпусны җыеп бетергәч, аны ачык кулланышка куярга һәм зур корпорацияләргә җибәрергә уйлыйбыз. Ясалма Фәһем сервислары күбрәк тел булган саен үсә, ягъни аудиторияләре киңәя. Димәк, киләсе версиясе татарча тагын да яхшырак аңлаячак. Болар барысы да бушлай. Бу эш өчен волонтерлар, активистлар җәлеп итәбез – алар акча алмый. Теләге булган һәркем безгә кушыла ала, айти өлкәсе вәкиле булу мәҗбүри түгел.

– Тукайны Ясалма Фәһем белән «дуслаштыруыгыз» турында яңалык укыдым. Тулырак сөйлә әле?

– «Нейротатарлар»да Галим исемле егет бар. Ул безгә рәсем ясау өчен кулланыла торган модель эшләде. Аның ярдәмендә без Тукайны төрле яктан күрсәтергә өйрәндек. Мәсәлән, «Тукаймен» дип язсак, Тукайның төрле фотолары килеп чыгачак, «Тукай футбол уйный» дисәк, ул аны футбол уйнаган итеп ясаячак. Моның өчен алда әйтелгән монокорпусларны туплап, база җыярга кирәк. Аны матбугат чараларыннан, китаплардан, сайтлардан, фәнни мәкаләләрдән, телеграмдагы постлардан алабыз. Иң мөһиме, язгач тикшерергә кирәк, чөнки мәгълүмат шундый тиз тарала ки, ул фактик яктан хаталы да булырга мөмкин.

– Ясалма Фәһемне үзең еш кулланасыңмы?

– Көн саен. Аның бушлай һәм түләүле версиясе бар, без соңгысы белән эшлибез. Мин гадәттә план төзү, хатлар язу кебек эшләрне аңа кушам. Моның өчен аңа мисал күрсәтү җитә, шулар нигезендә минем ярты эшемне башкарып куя. Әлбәттә, ул язган хатны яңадан карап чыгабыз, төзәтмә кертәбез һәм имза куеп җибәрәбез. Ә бит аны үзең язсаң, берничә сәгатең шуңа гына китәргә мөмкин. Ясалма Фәһем белән 15 минутта эшләп куясың. Ул шулай ук айти өлкәсендә техник биремнәр язганда ярдәм итә. Хәтта безнең программистлар код язганда Ясалма Фәһемне куллана.

– Райнур, Форум рәисе ике елга сайлана. Ни дә булса үзгәртергә өлгерерсең кебекме? Син эш диеп янып торасың, социаль челтәрләреңдә күзәткәнемчә, соңга кадәр офиста утырасың…

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәрвакыт яңа идеяләр, заманча һәм актуаль проектлар авангардында булды. Без үзебездән алда килгән командаларның башлангычларын олы хөрмәт һәм рәхмәт белән дәвам итеп, яңа юнәлешле проектлар башлап җибәрербез дип ышанам.

Минем шундый теләгем бар – татар теле цифрлы дөньяның алгы рәтенә бассын иде. Бу – минем форумга килүемнең бер максаты. Хәзерге вакытта кемдер телеграмны татарчага тәрҗемә итә. Син күз алдыңа китер: телефоныңны кабызасың да рәхәтләнеп интернетта татар телендә контент карый аласың! Татар телен максималь рәвештә кулланышка кертәсем килә. Хәзерге технологияләр андый мөмкинлек бирә. Бары тик акча, вакыт һәм шул өлкәдә фикердәшләр кирәк.

Уйлап кара: әйтик, татар телендә сөйләшүчеләр аз калды ди. Ә цифрлы дөньяда мәгълүмат һәрвакыт сакланачак. Һәм бу телләрне саклап калуның бер юлы булып тора ала. Телләрне торгызу буенча шундый мисаллар бар. Димәк, цифрлы дөньяны татар теле белән баетып, без киләчәк буын өчен менә дигән база булдырабыз. Без, татар яшьләре, киләчәк татар яшьләре өчен эшлибез.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое