Аның белән кайсы темага сөйләшсәң дә, фәлсәфәгә чумасың. Фикерен кызыклы итеп җиткерә белүе белән җәлеп итә ул.
Бу юнәлештә һөнәри осталыгы да роль уйныйдыр. Язмам герое – шагыйрь, «ТНВ» телеканалында тапшырулар алып баручы, «Идел»нең якын дусты Рүзәл Әхмәдиев. Рүзәл белән шигърият, музыка, популярлык һәм татар теле турында озаклап сөйләштек.
– Рүзәл, иҗатыңны электән күзәтә килгәч, сине бер гасыр беләм кебек. Үзеңнән сорыйм әле: кем ул Рүзәл Әхмәдиев?
– Ул – һәрвакыт үзен эзли һәм сыный торган шәхес. Аның тормыш тәҗрибәсе сынаулардан, ялгышлардан, җиңүләрдән тора. Кайсы өлкә күңелеңә якын дисәң, шигърият дип җавап бирәчәкмен. Чөнки мин иң элек нәкъ менә шигърияткә килдем. Аннары музыка, юмор, милли хәрәкәт – болар барысы бергә мине телевидениегә алып килде.
– Шигърияткә кайчан килдең?
– Мин студент чакта гына яза башладым. Бәхетемә тормыш шундый кызыклы кешеләр белән очраштырды. Рифат Сәлах, Булат Ибраһим кебек шагыйрьләр белән аралашу да роль уйнагандыр. Алар мине «Илһам канаты», соңрак «Әллүки» түгәрәгенә чакырып торды. Кечкенәдән китаплар уку, табигатькә бәйлелегем дә иҗат юлыма түшәлгәндер.
– Шигырьләреңдә күбрәк моңсулык cизәм. Миңа гына шулай тоеламы?
– Мин тормышта шаян, позитив кеше, юмор өлкәсендә дә эшләдем. Ләкин шигърияттә мин башка. Тәңкәнең ике ягы булган кебек, шигърият тә шундый. Минем шатлык турында язасым килми, хәер, мин аны яза да алмыйм. Әгәр кеше борчулы икән, каләм-дәфтәр белән ялгыз калгач, шигырь аның ярасыннан агып чыга. Шигърият – күңел төпкелендә яшеренгән хисләр ташкыны. Кеше синең әсәреңне укыганда, күңеленә якын, таныш булган хисләрне таба.
– Сиңа тәэсир иткән авторлар бармы?
– Татар әдәбиятын алсак, бер-ике ел элек үзем өчен Роберт Әхмәтҗанов иҗатын ачтым. Аңардан да ныграк тәэсир иткән шагыйрь юк әлегә. Исемлеккә бу арада Наис Гамбәр өстәлде. Прозада Мәхмүт Галәү, Мәхмүт Хөсәеновлар җор телле булулары белән якын.
– Саный китсәң, шагыйрьләребез бик күп, ләкин күбесен яшьләр белми. Күңелеңне биреп иҗат итәрсең-итәрсең дә, киләчәктә сине беркем дә белмәс. Бу хакыйкать сине борчымыймы?
– Бу бик зур проблема, элек мин аны ул дәрәҗәдә үк дип уйламый идем. Үзем шуның белән очрашкач кына инандым. Минемчә, бу система проблемасы. Уйлап карыйк: мәктәптән соң әдәбият тормышы бетә бит инде – кеше шул юнәлеш буенча китмәсә, аның тормышына әдәбият үзе килеп керми. Кызыксынган очракта китапханәдә таныш авторларны эзли башлыйсың. Ә башка авторларны ни сәбәпле белмисең? Чөнки алар иҗат белән генә шөгыльләнгән, ягъни кабинетлар буйлап йөрмәгән. Классиклар турында әйтмим – аларга игътибар бирелгән, мин 60-70 нче елгылар турында әйтәм. Алар дәүләткә якын кешеләр булмаган. Мәсәлән, Әнгам Атнабай китабын китап кибетендә таба аласыңмы? Дәреслекләрдә юк ул. Бүгенге көндә китап бастыру квота белән башкарыла. Чиратның башында – шул квота таратучы шагыйрьләр. Аннан, квоталар калса, бераз үҗәтрәк авторлар бусага атлап керә.
Юлларын таба алмаганнар акчалар табып, шәхси нәшриятта китапларын бастыра. Чын шагыйрьнең иҗат белән рәттән тормышны алып барырга вакыты калмый. Иҗатың халыкка барып җитми – сине белми калалар. Хәзер яшьләр үз иҗатларын интернетта яктыртып бара, әмма ул бөтен кеше өчен дә уңайлы булмаска мөмкин. Безнең кебек шагыйрьләргә альтернатива булсын иде. Әле юанычыбыз – журналлар бар – иҗатыбызны бастырып торалар.
– Шигърият темасыннан музыкага күчик әле. Заманында энекәшең Рәдиф белән Ахеllе төркеме буларак танылган идегез…
– Ул вакытта шаукымы шул иде бит: «Иттифакъ», Шәкүрләр заманы. Айдар исемле сабакташым дәресләр арасында шигырь язганымны белә иде. Ул миңа рэп тексты язып карарга тәкъдим итте һәм без җырлар яздыра башладык. Аннары Рәдиф килеп кушылды. Ул кеше белән җиңел аралашып китә һәм уртак телне тиз таба. Аның шундый булуы безнең төркемгә башка җырчыларны җәлеп итәргә ярдәм итте. Мәсәлән, Илгиз Шәйхразиев белән җырыбыз бар. 2008 елда оешкан төркемнең иҗаты 2014 елда туктатылды. Ул безгә танылу китерде, сүз дә юк. Ләкин аның ни дәрәҗәдә киң колачлы танылу булганын аңламаганбыз. Хәзер дә ностальгия хисләре бар…
– Син юристлыкка укыдым дидең, телевидениегә ничек килеп кердең?
- Телевидениедә эшчәнлегем 2011 елда башланды. Ул вакытта штаттан тыш корреспондент булып йөрдем. Бу миңа бик ошый иде. Журналистика мине бик зыялы шәхесләр белән таныштырды. Туфан абый Миңнуллиннан интервью алганымны беркайчан онытмыйм. Телевидениедә шактый тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: яратмаган эшеңә син йөз процент бирелеп, егерме процент файда алырга мөмкинсең, ә яраткан эшеңә егерме процент бирелгәннән дә калганы сиксән процент файда китерә. Мин монда арганлыгымнан да рәхәтлек алам.
Хәзерге вакытта «Шаян ТВ»да «Сәйлән» һәм «Төймә», «ТНВ»да «Җыр пеш», «Батырлар», «Туган авылым», «Әдәби хәзинә» тапшыруларын алып барам. Телевизорда миннән дә күбрәк күренүче юктыр ул (көлә).
– Миллилек дигәннән, гаиләдә балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме? Гомумән, син нинди әти?
– Гаиләдә татар телен саклау, дөресен әйткәндә, кыйммәт. Мәсәлән, кызыбызны шәхси татар балалар бакчасына йөртәбез. Йөрергә якынрак булсын өчен шул тирәгә күчендек – монысы тагын чыгым. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Кечкенәсенең теле ачыла гына башлады, әлегә татарча гына белә. Рус телен балалар болай да өйрәнәләр, ә татар телен кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Зур кызыбыз биюгә баргач, русча аңламавыннан көлгәннәр иде. Укытучысы белән сөйләштек – хәзер ул Айлин аңламаганны татарча аңлата. Ләкин бу сирәк очракның берсе. Әгәр мин шулай каты тормасам, балаларны йөртмәсәм, үзем әкиятләр укымасам, алар татарча белмәсләр иде, мөгаен. Үзебезнең тирәдә генә нинди зыялы татар гаиләләрен беләм – балалары татарча сөйләшми. Мин ул яктан кырыс әти. Телне саклау бик гади – аның өчен бары тик шул телдә сөйләшергә кирәк. Аны без, татарлар, үзебез кулланмасак, бүтән беркемгә дә кирәге юк.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев