Гади, көндәлек тормыш атрибутларының сәнгать әсәре буларак яңа тормыш башлавын тренд дип әйтергә була. Шундый трендны татарга алып кереп баручы сәнгатьче дизайнер – Алия Сөләйман.
Алия – 34 яшьлек дизайнер, сәнгатьче, коллажлар ясаучы Чистай кызы. Казанда халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алган, икенче белгечлеге дизайнерлык, өченчесе – психолог. Хәзер Төркиядә яши, Татарстанга бик еш кайтып йөри. Ире һәм ике кызы бар.
Алия коллажлар ясау һәм дизайн проектлар белән көн күрә. Эшендә еш кына төрле милләтләрнең милли бизәкләренә , бигрәк тә татарларның орнаментларына мөрәҗәгать итә. Бәләкәй чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә – кисәргә , ябыштырырга, төрле эшләнмәләр иҗат итәргә яраткан.
Рәсем һәм сызым дәресләрендә гел иң начар билгеләрне ала идем. Остазларымның: «Синнән рәссам чыкмас…» – дигәннәре истә. Бәлки сәнгатькә килүем җәмгыятькә каршы үзенә күрә протест булгандыр. 6 яшьтә сумка тегәр өчен бүлмәдәге пәрдәне кискәнем истә. Миңа, билгеле, ул вакытта әти-әнидән нык кына эләкте. Ә сумкаларны мин барыбер тектем, ишегалдындагы балаларга саттым.
Хәзер үз кызымда шундый ук талпынышлар күрәм. Ул да вак-төяк җыярга, алардан яңа әйберләр төзеп карарга ярата. Мин аңа, кем генә ни дисә дә , үзенә тугры булып калырга кирәклеген аңлатам.
Алия инде сигезенче ел гаиләсе белән Төркия белән Татарстан арасында яши. Коллаж һәм интерьер дизайны ясатучылар да күбрәк Төркиядә яшәүчеләр, ди ул. Якын киләчәктә Истанбулда шәхси күргәзмә ачарга хыяллана. Алия татарча бик үк әйбәт сөйләшмәсә дә , тамырларына тартыла. Төркиядә яшәп карау, туган илдән аерылу аның милли темаларга мөрәҗәгать итүенә бер этәргеч булган.
Читтә яшәүнең плюслары да, минуслары да бар. Бер яктан, төрле кешеләр, мәдәниятләр белән танышасың, дөньяга ачыграк, сыгылмалырак булырга өйрәнәсең. Төркия эчендә сәяхәт итү күпкә уңайлырак, диңгез бар, климат искиткеч. Ләкин кайбер уңайлылыклар бездә генә бар, мәсәлән, мунча һәм яхшы такси сервисы. Иң мөһиме, тамырларыңны, килеп чыгышыңны белүнең, аларга бәйлелекне югалтмауның кыйммәтен аңлый башлыйсың. Әгәр дә чит җиргә китеп карамаган булсам, бәлки моны аңламаган булыр идем.
Алиянең игътибарны иң җәлеп иткән проекты һәм бу әңгәмәнең төп сәбәбе – «Орнамент минимализмы» дип аталган сыннар композициясе. Алия бөтен татар йортларының күрке булган агач тәрәзә йөзлекләреннән заманча интерьерга туры килә торган сәнгать объектлары ясаган. Сыннарны ясау фикере очраклы гына килеп чыккан дип әйтергә була. Мөгаен сайланылган форма кайберәүләр арасында ниндидер дискуссия, ә бәлки бәхәс тә тудырыр. Аңа кадәр без иҗатының фәлсәфәсе турында Алиянең үзеннән сораштык.
Авылда бабайның өен сүткәндә , тәрәзә йөзлекләрен салдырдылар. Аларны утынга ташларга уйлаганнар иде. Мин каршы төштем. Ниндидер кабатланмас сәнгати кыйммәте булмаса да, ул йөзлекләр кулдан эшләнгән бит, останың кул җылысын саклый. Ташларга җөръәт итмәдем. Йөзлекләрем сарайда байтак вакыт тузан җыеп ятты. Төркиядә дизайнерлар салонында күңелемә шундый идея килде: бу йөзлекләр дизайн объекты буларак яңа тормыш күрергә тиеш!
Уемны чынга ашыру өчен бездә булганнары гына җитәрлек түгел иде, әти-әниләр һәм танышлар ярдәмендә төрле авыллардан тәрәзә йөзлекләре эзләргә керештек. Социаль челтәрләремдә ярдәм сорап яздым. Шулай, әти-әнием төрле районнардан һәм авыллардан йөзлекләр сатып алып кайтты. Һәркайсының кайсы йорттан икәнен, кем эшләгәнен дә язып бардым.
Арт-объектның атамасын автор «Орнамент минимализмы» дип билгеләгән. Ул гади бизәкле, гади төсле һәм гади формалардан торган дүрт сынлы композиция. Гади сәнгать формасында катлаулы һәм күпкырлы фәлсәфә яшерелгән. Өйнең тышында булган бизәк өй эченә күчә. Ул элеккеге функциясен тулысы белән югалта һәм яңа диструктив функциягә ия була. Татар өе турында «тышкы дөньяга» хәбәр биргән бизәк, өй эченә качырыла һәм үзе турында хуҗасы яки өй кунаклары өчен мәгънә тартмасына әверелә. Моннан соң татарлар кем икәнлекләрен тирә-якка түгел, үзләренә сөйли башларга тиеш. Сыннар төрле тәрәзә йөзлекләре детальләреннән җыелган. Аны коллаж-скульптура дип тә атарга мөмкин. Әгәр дә татар кешесен сурәтли торган коллаж ясалса, ул нинди элементлардан торыр иде микән? Сезнеке ничек булыр иде...
Минем чын татар коллажы безнең даһиларыбыз һәм очраклы татар кешеләре фотоларыннан торыр иде. Тулы картина бер гади хатын-кыз силуэты булыр иде мөгаен.
Коллажларны күптән ясыйм. Аларга оешмалар да , аерым кешеләр дә заказ бирә. Тере кеше белән эшләү ошый. Аның белән утырып сөйләшеп, ниндирәк кеше булуын ачыклыйм һәм үземнең күзаллауларым буенча сәнгать әсәре булдырам. Еш кына ул бик үк стандарт булмый, ләкин заказ бирүчеләргә ошый. Кешеләргә коллажлар ясаганда, психологик белемем ярдәм итә.
Бүгенге көндә Алия үзе иҗат иткән арт-объектларны урнаштырырга урын эзли. Ул аларны Казан шәһәренә бүләк итәргә уйлый. Сыннар агачтан булса да, химик эшкәртү үткән, төпләре тимер нигезгә беркетелгән, нейтраль соры төскә буялган.
Миңа берничә урын тәкъдим иттеләр. Әлегә тәкъдим ителгән урыннар бик үк туры килеп бетми кебек: мәсәлән, «Туган авылым» үзе искитмәле матур һәм Казанның иң ямьле урыннарыннан булса да, анда агачтан эшләнгән әйберләр һәм башка вак детальләр күп. Ә мин сынны яңачарак, бетон яки соры интерьерда күрәм. Бу очракта сын интерьерның асылы була алыр иде.
Алия әле сәнгатьтә эзләнү юлында. Идеяләрен трмышка ашырырга курыкмый. Әлеге сыннар урнаштырылгач, ул калган тәрәзә йөзлекләреннән тагын бер сәнгать объекты ясарга теләве турында әйтте.
Мин әллә нинди профессиональ рәссам түгел. Бөтен кеше дә халык өчен нәрсәдер эшли ала. Сәнгать – моның өчен бик яхшы «тәрәзә». Әгәр дә нәрсәдер ясап карарга теләк бар икән, иң мөһиме – ясап карарга. Төпле белем алганыңны да , шартлар туры килгәнен дә көтмә. Хаталанырга курыкма. Нәтиҗә турында уйлама. Син алдан ук нәрсә килеп чыгасын уйлап планлаштырып куйсаң да, иҗат процессы вакытында, барысы да үзгәрер, мөгаен. Иң мөһиме рәхәтлек алу – үзеңнең эчке «балаң» белән танышу.
Нет комментариев