«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Телне белсәң якын итәләр»: түрәләргә татар теле нигә кирәк?

Сез татар телен көндәлектә кулланасызмы? Әллә инде билгеле бер кешеләр белән генә татарча сөйләшәсезме? Туган телегезне саклап калу өчен нәрсә эшлисез?

Чын татар кешесе нинди була? Әлбәттә, Рәисебез Рөстәм Нургали улы кебек! Аның чыгышларын ишеткәнегез бардыр: ул рус телендәге сөйләмен дә татарча җөмләләр белән бизи. Һәм ул аның шундый оста килеп чыга ки, татарча белгәнеңә горурланып куясың. Рәисебез телне саклау проблемасын ноябрьдә узган Бөтенроссия «Туган тел» форумында да күтәргән иде:

Безнең телебез безгә кирәк, аны кемгәдер кирәк дип уйлыйсы юк. Телне саклауны үзебездән башлыйк: гаилә, балалар бакчасы, мәктәп. Монда укытучыларның роле бик зур. Шуңа күрә менә мондый форум формасын таптык, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Үзебезнең милләтебез өчен көч куйыйк — татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр, – диде ул.

Аның чыгышы белән илһамланып, яшь түрәләрдән сораштыру үткәрдек. Алар «Татар теле миңа ничек булыша?» һәм «Мин телне ничек саклыйм?» кебек сорауларга җавап бирде.

«ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШМӘСӘК, БАЛАЛАР ДА ҮЗ ТЕЛЕН БЕЛМӘС»

Ринат Садыков, ТР Яшьләр эшләре министры:

— Үз телеңне белми торып, башка чит телләр өйрәнергә омтылу дөрес түгел. Беренче чиратта нәкъ менә туган телне өйрәнү кешегә үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, фикереңне төгәлрәк белдерергә булыша. Туган тел – ул безнең мирасыбыз. Шул мирасны югалтмасак иде. Без үз телебездә сөйләшмәсәк, балаларыбыз да туган телләрен белмәячәк дигән сүз. Татар теле эшчәнлегемдә дә гел кирәк: киңәшмәләр күп очракта ике телдә үтә. Районнардагы яшьләр бүлегенә еш чыгарга туры килә. Эшлекле сәфәр вакытында хезмәттәшләребез белән туган телдә аралашабыз. Татар телендә уздырыла торган күп кенә чараларыбыз бар, татар яшьләре белән эшләп килүче оешмалар да шактый. Шулай ук, социаль челтәрләрдәге шәхси битемдә дә ике телдә язарга тырышам, журналистларга интервьюларны ике телдә бирәм. Татарча китаплар, газета-журналлар укыйм.

фото: Татар-информ. 

«ТЕЛ – МИНЕМ ИДЕНТИФИКАЦИЯ»

Гөлназ Миңнеханова, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрының киңәшчесе:

Татар теле — ул тормышымның аерылгысыз өлеше, ул минем идентификация. Татар теле ул шул вакытта минем якыннарым, туган җирем, мәдәният һәм тарих. Мин кайда гына булсам да, үз телемдә сөйләшүне өстен саныйм. Татарча җырлар тыңлыйм, милли ризыклар пешерәм.

«ТЕЛНЕ БЕЛСӘҢ, ЯКЫН ИТӘЛӘР»

Владимир Жаворонков, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары:

— Сезгә бер серне чишәм — мин бит яртылаш татар. Бабам татар иде — Багданов Рифкать Закуан улы. Әнием — Мәдинә. Канымда тумыштан татар каны аккач, үз телемне белми яшәү дөрес булмас иде. Моның өчен мин бабама чиксез рәхмәтле! Без аны «картәтәй» дип йөртә идек. Аның белән көн дәвамында татарча гына сөйләшеп үскәнгәме, милли үзаң сакланып калган. Мин бит табиб вазифасын да башкарам, авыллардан татар кешеләре килә. Алар белән, билгеле, үз телебездә аралашабыз: кеше моң-зарлары турында табиб белән туган телендә аңлаша алганда, аның дәвалану теләге дә арта. Түрәлек эшемдә дә ике дәүләт телен белүне зур өстенлек дип саныйм. Безнең эш бит күпчелек вакыт хезмәттәшләр белән эшнең сыйфатын арттыру буенча сөйләшүдән гыйбарәт. Кайберләренә үз телендә мөрәҗәгать итсәң, якынрак кабул итәләр. Ягъни, реакция бүтән. Чынлыкта, бу – бик нечкә материя. Шәхсән миңа тиешле акцентны кирәк вакытта «куша» алу мөмкинлеге ошый!

фото: Татар-информ

«ТАТАР ТЕЛЕ — ТӨРКИ ДӨНЬЯГА АЧКЫЧ»

Тимур Сөләйманов, Алдынгылар хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе рәисе:

— Үз тамырларын белмәгән кеше туган җире, иле белән элемтәне тоя алмый. Шуңа күрә иң башта гаилә тамырларын, әби-бабаң кем булганын белергә кирәк. Ил белән турыдан-туры элемтә нәкъ менә шул бәйләнеш аша булдырыла. Һәм, әлбәттә, туган тел аша. Телне милләтнең ДНКсы дияргә мөмкин – анда халкыңның моңы да, җаны да, аңы да. Татар теле башка төрки телләргә дә һәм төрки дөньяга да ачкыч булып тора. Әйтик, төрекләр, үзбәкләр белән җиңел аңлашырга мөмкин. Туган телемне өйрәткән өчен әти-әниемә рәхмәтлемен.

(Язма тышлыгындагы рәсем авторы: Нияз Хаҗиәхмәтов).

Вы уже оставили реакцию