«Алло, Илһам» проекты дәвам итә. Безнең редакция өчен ул проект кына түгел, ә иҗади лаборатория дә.
Өр-яңа җырлар язу, нейрочелтәрләр белән эшләү, клиплар төшерүгә танылган шәхесләрне җәлеп итү һәм, әлбәттә, яңа исемнәр ачу – болар барысы да кызыклы һәм уникаль тәҗрибә.
Нурбәк Батулла һәм Malsi Music кебек үз эшләренең фанатларын җәлеп итеп төшерелгән тәүге музыкаль клибыбыз – «Бие-бие, Хәйбулла» – бер ай эчендә 80 меңнән артык карау җыйды. Сүз уңаеннан, сез бу шедеврны әле күрмәгән булсагыз, ИДЕЛ социаль челтәрләренә кереп, рәхәтләнеп карый аласыз, фикерегезне калдырырга да онытмагыз.
Чираттагы музыкаль тәҗрибәбезне Elina (үз исеме дә Элина) татар инди-җырчысына тәкъдим иттек. Ул Казанның танылган электрон музыканты Дмитрий Крапивин белән бергә иҗат итә. Белеме буенча (һәм бәлки күңел тартуы буенча да) опера җырчысы булуына карамастан, соңгы елларда R&B жанрында җырлар яза һәм чыгара.
Безнең музыкаль клип өчен Elina «Ай тыр-дыр, там-там» татар халык җырын сайлады. Ә Дима аны биетә торган jungle жанрына салды. Нәтиҗәдә, бик якты һәм уятып җибәрүче «takmaklar» дип аталган трек килеп чыкты.
Клипка күчик! Мөгез чыгармыйча булдыра алмыйбыз бит инде. Нурбәкне биетсәк, Элинаны токмач кистерергә булдык. Һәр татар кызы камыр басып, үтә нечкә итеп җәем җәеп, токмач кисә һәм тәмле аш пешерә белергә тиеш, дигән стереотип бар бит әле? Менә шул стереотипны бераз селкетеп аласыбыз килде. Я, җиренә җиткереп токмач кисә алганмы икән Elina – тизрәк QR-код буенча күч һәм ирония тулы клипны кара!
Нет комментариев