Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда балалы гаиләләргә нинди ярдәм гамәлдә?
2025 елда республикада гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
-
Казанда 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү бәясе 43 сум.
-
Быел Татарстанда иң югары хезмәт хакы алучылар - курьерлар булган
2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителүче белгечләр – курьерлар булган.
-
Татарстанда һава торышы кинәт үзгәрә
Төбәккә -30 градуска кадәр көчле салкыннар килә.
-
Якын көннәрдә явым-төшем көтеләме?
Якын көннәрдә Урта Идел буенда һәм Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.
-
Алинә Заһитова Россиянең Рекордлар китабына керде
2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Төньяк поляр түгәрәк артында – дөньяда бердәнбер йөзүче атом җылылык станциясе «Академик Ломоносов»та чыгыш ясаган.
-
Яңа елгы «Печән базары»нда ниләр көтелә? - программа белән таныш!
13–14 декабрь көннәрендә Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр кышкы татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале — Яңа елгы «Печән базары» узачак.
-
Тәкъдим: эш вакытын көненә 6 сәгатькә кадәр киметергә
Инициаторлар фикеренчә, кыскартылган эш вакыты гражданнарга гаиләсе белән күбрәк вакыт уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
-
Илһам Шакировның трибьют-концерт альбомы чыгачак
Альбом һәм проект турында документаль фильм презентациясе Татарстан Милли китапханәсендә узачак
-
Ниһаять, чын кыш килде: көчле җил һәм буран көтелә
Татарстанда бүген көчле җил һәм буран көтелә, җил тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды!
7 декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда XXV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Түләүле юллар саны арта
Якын арада М-12 федераль трассасының Казаннан Дүртөйлегә кадәрге участоклар, шул исәптән Чаллы, Түбән Кама һәм Башкортстандагы биш торак пункт тирәсендәге әйләнмә юллар да «Автодор» дәүләт компаниясенә күчәчәк.
-
Чын кыш кайчан килер? - метеоролог җавап бирә
Якынча фаразлар буенча, декабрь дәвамында климатик нормадан җылырак һава торышы булачак, әмма ноябрьдәге кебек үк сизелерлек булмый.
-
Биш көнлек театр бәйрәме
3-7 декабрь көннәрендә XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Татарстан һәм якынтирә өлкәләрдән килгән театрлар үз спектакльләрен Казанда күрсәтәчәк.
-
Татар телендә укыткан мөгаллимнәргә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы бар
Татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс-семинарының сайлап алу этабы уза.