Иҗатчыларның стилен күзәтүне дәвам итәбез. Бүгенге кунак – назлы тавышлы автор-башкаручы Fauzia.
Скрипка сыйныфын тәмамлап, оркестрда уйнарга теләдем, әмма соңрак җырларны үзем иҗат итә башладым. Бу мине артист булу юлына китерде. Минем жанр – альт-поп: җырга төрле жанрлардан алымнар өстәп, үзенчәлекле яңгыраш табам. Һәр урыннан иң яхшысын алырга тырышам. Минем соңгы трекларым Яндекс Музыка, ВКонтакте плейлистларына керде. «Фабрика. Профсоюзная», «Ural Music Night», «New Open Showcase», «Каракүз», «UT FEST» кебек Бөтенроссия һәм төбәк фестивальләрендә катнаштым, ә быел төркем белән чыгышлар ясый башладым.
Хәзерге вакытта иҗатымда мәхәббәт темасы өстенлек итә. Алдагы җырларым романтик контекстка гына корылмаячак, ә якын кешеләр белән мөнәсәбәт, үз-үзеңне табу мәсьәләләрен дә чагылдырачак. Иҗат итәргә илһамны китаплардан, тәҗрибәмнән, кешеләрдән, музыкадан табам.
Минем иҗат ул – агым: көтелмәгән борылышлы яисә ягымлылык белән кочаклый торган мизгелле. Һәрвакыт фәлсәфи сораулардан тора. Җырларымның сүзләрен истә калдыруы җиңел, әмма типик түгел. Үзенчәлекле рифмалар табарга, мәгънә кертергә тырышам: башкаларга җырларым аша сез ялгыз түгел дип әйтәсем килә.
СПОЙЛЕР: Өр-яңа татарча проектны тормышка ашырырга планлаштырам (бәлки, җәй көне булыр). Әдәби лексикамны баетыр, хәзерге заман татарларына туган тел турында искә төшереп тору өчен татар телемдә иҗат итәм. Татарча музыканы яңа дәрәҗәгә чыгарасым килә.
Стиле турында
1. Стилем – табигый һәм нәзакәтле
2. Төп кагыйдә: гади һәм классик образларда кызыклы аксессуарлар ярдәмендә акцент ясау.
3. Көндәлек тормышта Американың 90 нчы еллар стиле белән илһамланам. Сәхнәдә барокко элементларын кушам: мәрҗән, корсет, перчатка киям.
4. Кыска кием иркенлек хисе бирсә, озын күлмәкләрдән үземне бик мөлаем, зәвыклы, сокландыргыч итеп тоям.
5. Гардеробымда быел көрән, соры төсләр артты. Кара төстән әзрәк туеп, үземдә башка төсләрне күрәсем килә башлады.
6. Йөземне ачык күрсәтер өчен ачык төстәге киемнәрне кияргә тырышам.
7. Миңа әйбер ошаса – алам. Брендның популярлыгына игътибар итмим.
8. Йөзекләрне быел бик яратып кия башладым, хәзер коллекциямне тулыландырам.
Күзәтәбез:
Боди – аркасы ачык, ул минем база образларын төрлеләндерә.
Алка – һәртөрле образны тулыландырырга сәләтле.
Чалбар – джинсы, минемчә, иң уңайлы һәм универсаль кием.
Ботинкалар – аларны җәй көне сәхнәгә дә еш киям. Концерт образларына бик туры килә.
Йөзек – парлы йөзекләр, әтием бүләге.
Корсет – иң үзенчелекле атрибутым.
Йолдызлы энҗе алка – концертларда бергә сәхнәне яктыртабыз. Энем бүләге.
Мәрҗәннәр – зурысы – әбиемнеке, кечерәк мәрҗән – әтиемнең бүләге.
Итәк – Сочидагы секонд-хендтан. Ике размерга зур булгач, үземә яраклы итеп тектерттем.
Перчатка – интернет-кибеттән, корсетлы образга үзенчәлек өсти.
фото: Фирүзә Вәлиева.
Нет комментариев